Альберт Алексей улы Разин (удм. Альберт Алексеевич Разин, 1940 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, Удмурт АССР, Алнаш районы, Кузюмово — 2019 елның 10 сентябре, РФ, Удмуртия, Ижау) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт милли хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшә.
Удмуртиянең Алнаш районындагы Кузюмово авылында 1940 елда туган. 2019 елның 10 сентябрендә Ижауда Удмуртия парламенты каршында удмурт телен яклаган пикет вакытында үз-үзенә ут төртте. Шул ук көнне алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Альбер Разин пикет вакытында Рәсүл Гамзатовның "Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер" сүзләре язылган плакат тоткан.
Сылтамалар
- ↑ https://www.rbc.ru/rbcfreenews/5d77a38c9a7947375024693d