Үзәк Африка Республикасының дәүләт флагы
Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан Боали (рус.) татар. шәһәрендәге 2014 елда җимерелгән мәчет
Мөселманнар Бода провинциясендә, мэр йорты янында, 19 сентябрь 2014 .
Үзәк Африка Республикасында ислам (фр. Islam en République centrafricaine , гарәп. الإسلام في أفريقيا الوسطى ) ― илдәге тарафдарлары саны буенча, христианлыктан соң, икенче урындагы дин . Аны әлеге ил халкының (4,8 млн, 2021 елга ) 10 % ы тирәсе тота.
Тарих
XV гасырда хәзерге Үзәк Африка Республикасы (ҮАР ) территориясе төньяктан куәтле мөселман дәүләте Канем-Борну (рус.) татар. һәм Конго христиан корольлеге арасында урнашкан була. XV―XVI гасырларда әлеге территориянең бер өлешендә Гаога христиан дәүләте оеша. Шул ук вакытта гарәпләр һәм фульбе халкы хәзерге ҮАРның төньяк өлешендә ислам дине йогынтысын арттыра бара.
Багирми (рус.) татар. белән Абдулла IV (1568―1608) хакимлек иткән вакытта ислам дәүләт дине буларак кабул ителә, Абдулла IV үзе солтан титулын кабул итә[ 1] .
Ислам йогынтысына бирелмәгән банда, гбайя, занде [ 2] кебек Судан халыклары Африканың эчке районнарына күченергә мәҗбүр була, анда мөселман кол сәүдәгәрләре кулына эләккән[ 3] [ 4] .
Банда халкының бер өлеше Исламны XVII гасырда кабул итә һәм рунга дип атала башлый[ 5] .
XIX гасыр ахырында хәзерге ҮАРның төньяк өлеше Рәбих әз-Зөбәернең (рус.) татар. (1842―1900) радикаль ислам дәүләте составына керә. ҮАРның көньяк өлеше анда христианлыкны таратучы Франция колониясенә әверелә.
1900 елда Рәбих әз-Зөбәер гаскәре Куссери (рус.) татар. шәһәре янында сугышта француз гаскәренә җиңелгәч, ҮАРның төньяк өлеше шулай ук Франция колониясе Убанги-Шари (рус.) татар. составына керә.
1960 елның 13 августында ҮАР Франциядән бәйсезлек игълан итә.
Диннәрара конфликт
2012 елда Үзәк Африка Республикасы территориясендә 2004―2007 еллардагы Ватандашлар сугышы (рус.) татар. кайтавазы булган диннәрара конфликт кабына. Үзәк Африка Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан Селека ислам дине тотучылары альянсы ҮАР башкаласы Банги (рус.) татар. шәһәренә һөҗүм итә[ 6] [ 7] [ 8] . Баш күтәрүчеләр президент Франсуа Бозизены (рус.) татар. хакимияттән читләштерә, хөкүмәтне 2007 елда кабул ителгән солых килешүен бозуда гаепли, мөселман Мишел Җотодия (рус.) татар. җитәкчелегендә яңа хакимият урнаштыра[ 9] [ 10] .
2013 елның августында кораллы мөселманнар христиан авыллары кешеләренә карата көч куллана, дигән хәбәрләр килә башлый[ 11] . Кораллы төркемнәр, нигездә, хәрби булмаган христианнарга каршы эш итә[ 12] . Җавап итеп, христианнар үз-үзләрен саклау өчен Антибалака (рус.) татар. отрядлары төзи (хәрәкәт җитәкчесе Леви Якете ) [ 13] [ 6] [ 14] [ 11] һәм мөселман азчылыгына каршы террор оештыра[ 15] .
2014 елның 10 гыйнварында Мишел Җотодия үз теләге белән президент вазифасыннан баш тарта һәм Бенинга качып китә [ 16] [ 17] .
2014 елның февралендә дистәләрчә мең мөселман Үзәк Африка Республикасыннан Чадка качкан.
Мөселманнарның саны һәм таралышы
Үзәк Африка Республикасында ~750 000 мөселман яши, бу ил халкының якынча 10 % ын тәшкил итә. Христианнар ― ил халкының 80 % ы. Күпчелек мөселманнар республиканың төньяк-көнчыгышында, мөселман Чад һәм Судан илләре белән чикләрдән ерак булмаган җирлектә яши. ҮАР мөселманнары ― Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр .
Сылтамалар
Искәрмәләр
↑ Chad - Bagirmi and Wadai . countrystudies.us. 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ Chisholm, Hugh, ed. (1911). "Niam-Niam". Encyclopædia Britannica (11th ed.). Cambridge University Press. .
↑ Usa International Business Publications. . — ISBN 9781433006210 .
↑ Timeline of Central Africa Republic from Prehistory to Independence (13 August 1960) , About.com African History . 12 гыйнвар 2017 тикшерелде.
↑ The Runga of Chad . www.prayway.com. 2017-01-12 тикшерелгән.
↑ 6,0 6,1 Зачем Франция послала войска в ЦАР . euronews (2013-12-11). 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ ООН: В ЦАР повстанцы завербовали в свои ряды шесть тысяч детей , Росбалт . 24 гыйнвар 2017 тикшерелде.
↑ Central African Republic rebels threaten new fight . www.apnewsarchive.com. 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency . www.cia.gov. әлеге чыганактан 2019-05-07 архивланды. 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ Central African Republic: dozens killed in attacks on Christian villages , Independent Catholic News (2013-08-11). 24 гыйнвар 2017 тикшерелде.
↑ 11,0 11,1 Central African Republic , U.S. Department of State . 24 гыйнвар 2017 тикшерелде.
↑ В Центральноафриканской Республике «нет государства» | Радио ООН . www.unmultimedia.org (2013-08-14). әлеге чыганактан 2017-02-02 архивланды. 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ CAR Militia Leader Arrested in Congo Brazzaville , Voice of America (February 26, 2014). 8 март 2014 тикшерелде.
↑ Religious violence in the Central African Republic: Q and A (ингл.) , Telegraph.co.uk . 24 гыйнвар 2017 тикшерелде.
↑ Andrew Katz. 'A Question of Humanity': Witness to the Turning Point In Central African Republic . TIME.com. 2017-01-24 тикшерелгән.
↑ Самопровозглашенный президент ЦАР сложил полномочия :: Политика :: Top.rbc.ru . әлеге чыганактан 2014-01-13 архивланды. 2014-01-10 тикшерелгән.
↑ Насилие в ЦАР: очевидцы сообщают о каннибализме — BBC Russian — Лента новостей