Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Җиңү паркы битенә күчегез.
Җиңү паркы (баш. Еңеү Паркы)— Уфа шәһәренең төньяк өлешендә (Орджоникидзе районындагы Черниковка бистәсе) урнашкан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы катнашыучылар хөрмәтенә мемориаль комплексы. 1947 елда ачыла. 1980 елга кадәр «Нефтче» паркы дип атала. Аның биләмәсендә күп төрле карусельләр, балалар майданчыгы һәм күзәтү тәгәрмәче урнашкан була.
Парк Орджоникидзе районында Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Көньяк чиге «Лалә-Тюльпан» мәчете биләмәсенә терәп тора, төньяктан «Нефтьче» стадионы белән чиктәш.
Җиңү паркының мәйданы: 62 гектар.