Википедиядә
Рәмиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Шакир Рәмиев, Мөхәммәтшакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (1857 елның 5 марты, РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән- 1912 елның 15 марты) — татар сәнәгатьчесе, алтын приискалары хуҗасы, хәйрияче, нашир, 1 нче гильдия сәүдәгәр.
Тәрҗемәи хәле
1857 елның 5 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге БР Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. 1912 елда вафат.
Әтисе – Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев (1829—1892), әнисе – Хәнифә Әлмөхәммәт кызы Дашкова (1825—1896). Ир туганы – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Закир Рәмиев, Дәрдмәнд, 1859-1921).
1862 елдан Ырынбур губернасы Орск өязе Юлык авылында яши.
1883 елдан 1900 елга кадәр «Солтан» һәм «Гаделшаһ» приискаларында, 1900 елдан соң Верхнеуральск өязендә «Балкан» приискасында, кышларын Ырынбурда яши.
Белемне Юлык, Муллакай авыллары, Орск мәдрәсәләрендә ала. Орск өязе Тәмәч авылында русча укый.
Бертуган Рәмиевләр – ХХ гасыр башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының тәрәккые, мәгарифе, мәдәнияте вә әдәбияте үсеше өчен җан аткан абруйлы, милләтпәрвәр шәхесләр.
|
Шакир әфәнде табигый җумарт улып, кирәк хосусый иганәләргә, вә кирәк дин вә милләт юлына кагылышлы гомуми хәйрия урыннарына үз гомерендә күп акчалар сарыф итте һәм үзеннән соң да калдырды. Ләкин ул исем вә шөһрәт чыгарудан ләззәт алмаганга күрә, боларның күбесе башкаларга мәгълүм булмый кала иде[1]
|
|
1890-1900 елларда бертуган Рәмиевләргә әтиләреннән алтын приискалары кала. ХХ гасыр башында алар, әтиләренең эшен киңәйтеп, 30дан артык приискага ия булалар. Шакир Рәмиев 1902 елда Көнбатыш Европага барып, алтын табу һәм эшкәртүнең яңа ысулларын өйрәнеп кайта һәм әлеге яңалыкларны үз приискаларына кертә, яңа җайланмалар сатып ала, җитештерүне тагын да киңәйтеп җибәрә. Аның аеруча алтын юу агрегатын яңартуга керткән яңалыгы табыш алуны арттыруга китерә.
Ырынбур, Тозтүбә, Петербург, Троицк, Ялта хәйрия җәмгыятьләрендә даими мактаулы әгъза була. Мәчет һәм мәдрәсә төзелешләренә акча бирә, ислам һәм рус мәктәпләрендә үз хисабыннан шәкертләр укыта, мәхәррирләрнең китапларын нәшер итәргә иганә кыла.
1900 елда Ырынбурда Гыйльман ахунның матбагасын ачарга матди ярдәм итә.
1902 елда Рәмиевләр татарча гәҗит чыгарырга рөхсәт сорыйлар, ләкин рөхсәт алынмый.
1906 елның 16 февралендә Ырынбурда «Вакыт» исемле татар гәҗитен, 1907 елның 13 декабрендә «Шура» исемле татар журналын нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Вакыт» мөхәррире Фатыйх Кәримигә һәм «Шура» мөхәррире Риза Фәхретдингә аена 130 сум хезмәт хакы түлиләр (Мәскәү, Петербургның рус гәҗите мөхәррирләре 70-80 сум ала).
1899 елда Европага сәфәр кыла. Петербургта Бораганский, Мәскәүдәге рус матбагаларында, Көнбатыш Европа типографияләрендә матбагачылык эшен өйрәнгәне мәгълүм.
Гаиләсе:
Хатыны: Гәүһәр Арабова (?- 1918 елдан соң)
Балалары:
Фатыйма
Сөләйман (? – 1930 елдан соң)
Диләфруз (?- 1972)
Камилә (1892/93-1973), атаклы җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига (1878-1957) кияүгә чыга, ике кызлары — Әдилә Айда (1912-1990) һәм Наилә Турхан (1914-?)
Фирдәүс (?-1980), Р.Фәхретдиннең улы Габделәхәт Фәхретдиновка кияүгә чыга.
Рәүф.
Хатыны: Мәхүбә (? – 1916/17)
Балалары:
Зәйнәп (1901/02 – 1916)
Назнин (1903-1916)
Мәрьям (1906-1916)
Фатанат (1909-?)
Мәүвә (1911- 1994 елдан соң).
Хатыны: Фатыйма Габитова
Балалары: Әхмәтмидхәт (1895-?)
Хатыны: Камилә (1893-?)
Балалары:
Рәшит (1911/12 -1978)[2].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь.- К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999. — Б.636. ISBN 0-9530650-3-0(рус.)
Әдәбият
- Ризаэддин Ф. Мөхәммәдшакир әфәнде Рәмиев // «Гасырлар авазы». — 1999. № 1/2. — Б. 243-247.
- Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. Т. 5. – 736 с. ISBN 978-5-902375-07-4
- Бертуган Рәмиевләр: Фәнни-биографик җыентык. – Казан: Рухият, 2002. – 368 б. ISBN 5-89706-044-4
- Ризаэддин Фәхреддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – 648 б.
Моны да карагыз
Искәрмәләр