Википедиядә
Насыйров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Шакир Насыйров битенә күчегез.
Шакир Насыйров, Шакир Вәлиәхмәт улы Насыйров (1899 елның 15 июне, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Микулин вулысы, Тайсуган — 1970 ел, ТАССР, Бөгелмә районы, Карабаш) — «Сәйяр» труппасы артисты, скрипкачы, соңыннан Карабаш мәктәбендә музыка укытучысы.
Тәрҗемәи хәле
1899 елның 15 июнендә Самар губернасы Бөгелмә өязе Микулин вулысы (хәзерге ТР Әлмәт районы) Тайсуган авылында мулла гаиләсендә туган. Җиде ел Уфадагы мәдрәсәдә укый. Инкыйлаб сәбәпле, дин әһеле булу өметләре акланмый. Сәләтле егет (берничә тел белә, курайда, тальянда, мандолинада, скрипкада һ. б. музыка уен коралларында уйный) югалып калмый, «Сәйяр» труппасына артист булып урнаша. «Сәйяр» артисты, булачак драматург Таҗи Гыйззәт белән бер бүлмәдә яши. Габдулла Тукайны якыннан күреп белә. Труппа таркалгач, укытучылар әзерли торган курсларны тәмамлап, Карабаш авылына мәктәпкә эшкә кайта. 40 елдан артык балаларга музыкадан белем бирә, талантлы шәхес буларак, авылда концерт-тамашалар оештыра. Татарның күренекле артистлары (мәсәлән, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Хәким Сәлимҗанов), композиторлары (мәсәлән, Заһид Хәбибуллин) белән якыннан аралаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
- Карабаш бистәсенең Тау Очы ягында Насыйров исемендәге урам бар.
Гаиләсе
Биш баласы да матур җырлый, шуларның берсе — Бәширә Насыйрова, Татарстанның халык артисты (2021).
Әдәбият
- Флюра Исмәгыйлева. Шакир Вәлиәхмәт улы Насыйров. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 51 бит.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Сәйяр (1907–1918) труппасы |
---|
| |