Уфа урамы (рус.Уфимская улица) – Санкт-Петербургның Петроград районы сәнәгать өлешендә урнашкан һәм чагыштырмача зур булмаган урам (озынлыгы 340 м). Профессор Попов урамыннан Академик Павлов урамына кадәр сузылган. Урам Уфа шәһәре исеме белән аталган.
Тарих
Уфа урамы беренче тапкыр Санкт-Петербург картасында XX гасыр башында барлыкка килгән[1]. Уфа урамы үз исемен 1900 елның 20 сентябрендә Урал шәһәрләре (мәсәлән, Йөрүзән шәһәре) белән берлектә ала. Бу вакытка Россия империясе башкаласында урамнарны Россиядәге шәһәр исемнәре белән атау гадәткә кергән. Уфа урамы Вологда (хәзерге Чапыгин) урамыннан башланган. Урамның бер өлеше Вектор ФТИ төзелешенә эләгә, бер өлешен гаражлар һәм чүплекләр басып ала.
Санкт-Петербург урамнары исемлегеннән һәм карталардан Уфа урамы 1930―1940 елларда юкка чыга. 1964 елның 16 гыйнварында урам ике башыннан койма белән каплатыла. 2003 елда Санкт-Петербургның 300 еллыгына әзерлек вакытында яңадан торгызыла[2][3]. 2010 елның 20 июлендә урам Профессор Попов урамына кадәр озайтыла.
Яңа тарих
Башкортстанның үз ирке белән Россиягә кушылуына 450 ел тулу уңаеннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте урамны яңарту турында карар кабул итә. Әлеге урамны төзекләндерү концепциясен эшләүгә ачык конкурс игълан ителә. Конкурс таләбе буенча Уфа урамында күпмилләтле Санкт-Петербург шәһәре стиле сакланырга һәм урамга милли (башкорт) төсмере дә керергә тиеш булган. Бал, кымыз һәм милли киемнәр белән сәүдә итүче махсус кибетләр ачылырга, бакча булдырырга, Уфа белән Санкт—Петербург арасындагы дуслыкка багышланган стелла куелырга, Башкортстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллеге дә (офисы Херсон проезды, 2нче йортта урнашкан булган, 2014 елда Рөстәм Хәмитов указы белән ябылган, 2008―2015 елларда даими вәкил – Риф Сәхәбетдинов) Уфа урамына күчәргә тиеш булган[4].
Биналар
Уфа урамында юридик яктан бер генә йорт та урнашмаган (урам янәшәсендәге барлык биналар да башка адресларга ия: Чапыгин урамы 6А, 6П; Академик Павлов урамы 6 А һ. б.).