Тонгада Һинд дине тарафдарлары вәкилләре аз, 2011 халык санын алу буенча 200 кеше.[1] Бу тарафдарларның кайберәүләре Фиджи кешеләре. Һинд дине Буддизм белән бергә үскән, аның саны 2006 елдан 2011 елга кадәр 104-тән (халыкның 0,1%-ы) 200 тарафдарга кадәр (0,2%) якынча икеләтә арткан.[2]
Ел
|
Процент
|
Арту
|
2006
|
0.1%
|
-
|
2011
|
0.2%
|
+0.1%
|
Тарихы
Һинд дине Тонгада бар дип кыска вакыттан бирле генә танылган. 1986-ынчы һәм 1996-ынчы Тонга халык санын алулар Һинд динен кертмәгәннәр, чөнки аларга фәкать Тонга һәм өлешчә Тонга халкы кергән.
[3] 2006-ынчы елда Һинд дине Тонга халык санын алуында беренче мәртәбә күрсәтелгән, 104 кеше үзен "Һинд дине тарафдарлары" дип күрсәткән.[3] 2011 елда киләсе халык санын алу 200 Һинд дине тарафдарын күрсәткән (96-га күбрәк), бу Һинд дине тарафдарларын Исламнан (24, 23-кә кимрәк) һәм Буддизмнан (183, 112-гә күбрәк) тарафдарлар саны буенча алдан куйган. Шулай ук Һинд дине Бахаи диненең дүрттән бер өлешен (777, 91-гә күбрәк) тәшкил иткән, ул дин 1953 елда кертелгән һәм 20-нче гасырда тиз үскән.[4]
Һинд дине шулай ук Инҗил Чиркәвеннән алдан чыгачак дип фаразлана, аның тарфдарлары 2006-ынчы халык санын алу буенча 243 кешедән 2011 халык санын алуда 236 кешегә кимегән.
Искәрмәләр