Сергей Наил улы Гыймаев (1 гыйнвар 1955, БССР‑ның Брест өлкәсе Пружаны шәһәре — 18 март 2017, Тула, Россия) — совет хоккейчысы һәм тренеры, комментатор.
Тормыш юлы
Сергей Наил улы Гыймаев — алкалы хоккей буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар ССРБ чемпионы, Россиянең атказанган тренеры, спорт комментаторы. "Салават Юлаев" СДЮСШ тәрбияләнүчесе. Салават Юлаев исемендәге спорт клубы, ЦСКА (1976-1985) һәм СКА Ленинград (1985-86) командаларында уйный. Күп тапкыр ССРБ чемпионы (1978-1985), ССРБ Кубогын яулаучы (1977, 1979), Европа Кубогы (1979, 1980, 1983), "Известия" ("Хәбәрләр") гәҗите бүләгенә халыкара турнирлар җиңүчесе (1982) һәм күп тапкыр Европа чемпионнары Кубогын яулаучы (1976, 1978-1985). Россия-2 телеканалында спорт комментаторы. Шәрәф ордены белән бүләкләнгән (2003). Улы: Гыймаев Сергей Сергеевич — хоккейчы.
Сергей Гыймаев 2017 елның 18 мартында Тула шәһәрендә ветераннар матчы барганда кинәт вафат булды[3][4]
.
Карьерасы
Хоккейчы булганда
Тренер булганда
Спорт казанышлары
- ССРБ чемпионаты (1978-1985)
- ССРБ Кубогын яулаучы (1977, 1979)
- Европа чемпионнары Кубогын яулаучы (1976, 1978-1985)
- Европа Кубогы (1979, 1980, 1983)
- "Известия" ("Хәбәрләр") гәҗите призларына халыкара турнирлар җиңүчесе (1982)
Бүләкләре һәм премияләре
Искәрмәләр
Сылтамалар