Рөстәм Хуҗин |
---|
|
Туган телдә исем |
Рөстәм Фаит улы Хуҗин |
---|
Туган |
28 ноябрь 1975(1975-11-28) (49 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
---|
Милләт |
татар |
---|
Ватандашлыгы |
СССР РФ |
---|
Һөнәре |
рәссам |
---|
Җефет |
Эльвира |
---|
Балалар |
7 бала |
Бу рәссам турында мәкалә, футболчы турында биредә укыгыз.
Википедиядә
Хуҗин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Рөстәм Хуҗин, Рөстәм Фаит улы Хуҗин (Рустем Фаитович Хузин; 1975 елның 28 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― рәссам, Россия (2005) һәм Татарстан (2005) Рәссамнар берлекләре, Мәскәү татар-башкорт рәссамнарының «Рассам» иҗат берлеге (2000), «Примавера» иҗат берләшмәсе (Мәскәү, 2002) әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 28 ноябрендә[2] Уфада хәрби гаиләсендә туган. Пенза өлкәсенең Түбән Ломов шәһәрендә урта мәктәпнең 9 сыйныфын һәм балалар сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган (укытучысы Виктор Владимирович Матюха). 1991―1996 елларда Пензаның К. А. Савицкий исемендәге сәнгать училищесында[d] укыган (укытучысы Сергей Васильевич Шалаев). «Сабантуй бәйрәме» дип аталган диплом эшен «бишле» билгесенә башкарган[1].
1996―2002 елларда Илья Глазуновның Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать академиясендә[d] (профессор Лейла Самиуловна Хасьянованың портрет остаханәсендә) белем алган. 2002―2006 елларда Казан шәһәрендә Россия Сәнгать академиясенең иҗади рәсем сәнгате остаханәсендә[d] академик Харис Якуповта стажировка үткән. 2006―2011 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыткан. «Минарет» журналы белән хезмәттәшлек иткән (Мәскәү, Түбән Новгород)[1].
Пленэрда күп эшли, күргәзмәләрдә, форумнарда, биенналеда катнаша, сюжетлы тарихи картиналар яза, күпсанлы күчмә осталык дәресләре (мастер-класслар), лекцияләр үткәрә [3].
Иҗаты
Рөстәм Хуҗин төрле жанрларда эшли[4]. Классик реализм юнәлешенә өстенлек бирә. Милли идентификация темасы буенча республиканың әйдәп баручы рәссамы. Тарихи картиналары күп фигуралы катлаулы композицияләргә корылган. Акварель белән эшләнгән әсәрләре, нефть ятмаларын ачу темасын яктырткан картиналаы, портретлары, натюрмортлары бар. Реалистик мәктәп рәссамы буларак, иҗатына сәнгати гомумиләштерү киңлеге, төп һәм ярдәмче персонажларның психологик характеристикасы белән образларны типиклаштыру хас[1].
Кайбер картиналары
Идел-Урал төбәген данлый торган лирик пейзажларның күләмле сериясен тудырган[5]:
- Тәрәзә янында (Алинур кышы)[6]
- Кривошеево талы
- Казан тирәсендә
- Уфа кызы
- Имән
- Язгы көн уртасы
- Көзге уңыш
- Шәрык мотивы
- Көзге натюрморт
- Юмарт көз
- Арбага җигелгән ат (2015)
- Арбор кояшлары (2015)
- Арбор. Кыш (2017)
- Татар авылында яз (2017)
- Кичке суык (2018)
- Урал язы (2018)[7]
- Болгарларның 922 елда ислам динен кабул итүе
- 1223-1237 елларда монголлар басып алган чорда болгар халкының батырлыгы турында (Триптих)
- X гасыр Ага-базары
- XIII гасыр Болгар базары
- Иман өчен. Болгар өчен
- һ.б.
Шәхси күргәзмәләре
1993 елдан башлап шәхси күргәзмәләре узган: Пенза, Пермь, Екатеринбург, Болгар, Әлмәт (2023, картиналар галереясы[8]), Казан (Заманча сәнгать галереясы, 2020[9]) һ.б.
Әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, берничәсе ТР милли музеенда, Болгар музей-тыюлыгында, Франция, Германия, Төркиянең шәхси коллекцияләрендә, шулай ук Әлмәтнең «Нефтяник» картиналар галереясында саклана[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы
Өйләнгән. Хатыны Эльвира (Балтач районы Арбор авылыннан). Гаиләдә 7 бала: Алинур, Абдулкадыйр, Хәсән, Зөһрә, Хөсәен, Зәйнәб, Хәйдәр-Али, Али-Хөсәен[11].
Ислам динен тота[12].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Мәкаләләр
- Зилә Нигъмәтуллина. Бәрәкәтле тормыш сурәтләре. «Сөембикә», 2024 ел, № 11, 64-65нче бит.
Сылтамалар