Метаболизмлы оптик нейропатия

Метаболизмлы оптик нейропатия
Саклык белгечлеге офтальмология
Риск факторы nutritional deficiency disease[d]
ICD-9-CM 377.33[1][2]

Метаболизмлы оптик нейропатия (тәмәке-алкогольле амблиопия) гадәттә аксым һәм В төркеме витаминнары җитмәгән күп эчүче һәм сигара яки көпшә тартучы кешеләрдә үсеш ала. Күпчелек авырулар дөрес тукланмый һәм моның урынына калорияләрне алкоголь эшләнмәләреннән ала. Кайбер авыруларда В12 витаминын сеңдерү бозылган, шуңа күрә яман анемия үсеш алырга мөмкин.

1. Әкренләп көчәюче ике яклы һәм дисхроматопсия белән бергә барган гадәттә күрү сәләтенең тәңгәл бозылуы белән билгеләнә.

2. Билгеләре. Күбесенчә күрү нервы дискы башта үзгәрмәгән. Кайбер авыруларда дискның чигә ягыннан бераз агарганлыгы, диск һәм аның тирәли сызыксыман кан савулар яки сизелмәслек шешү үсеш ала.

3. Күрү кыры кимчелекләре гадәттә ике яклы, чагыштырмача тәңгәл үзәк-цекаль скотомалар. Кимчелекләр кырын ак әйбер белән билгеләү катлаулы, кызыл белән җиңелрәк, чөнки бу очракта скотома мәйданы арта.

4. Дәвалау. Атна саен 1000 ЕД гидроксокобаламин инъекцияләре 10 атна дәвамында. Авыруга мультивитаминнар билгелиләр, дөрес тукланырга, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартырга тәкъдим итәләр.

5. Башлангыч чорларда тәңгәл дәвалау очрагында фараз уңай, ләкин күрү яхшыру әкрен була. Азган һәм дәвалауга резистент очракларда тотрыклы күрү начарлану күрү нервы атрофиясе нәтиҗәсе.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!