Мари дәүләт университеты (МарДУ, рус. Мариский государственный университет, МарГУ, чирм. Марий кугыжаныш университет, МарКУ) — Йошкар-Олада урнашкан югары уку йорты, Мари Илнең өч югары уку йортларыннан берсе.
Тарих
Мари дәүләт университеты 1972 елда нигезләнә.[2] 2008 елда МарДУ составына Н. К. Крупская исемле Мари дәүләт педагогика институты кертелә.
Структура
Университет 10 факультеттан, 6 институттан һәм 62 кафедрадан тора.[3] ЮУЙда 9000нән артык студент укый, аларга якынча 900 укытучы белем бирә. Шуның өстенә, Волжск шәһәрендә вәкиллек эшли.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Русия классик университетлары ассоциациясе |
---|
Оештыручы әгъзалар | |
---|
Әгъзалар | |
---|