Магнит эшчесе — атналык иҗтимагый-сәяси гәҗит. ВКП(б)ның Магнитогорски округ комитеты, округ башкарма комитеты һәм округ һөнәри берлекләр шурасы органы. 1931 елның 6 июленнән 1935 елның августына кадәр Магнитогорски шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 490 саны чыга. Мөхәррирләр – Кадыйр Закиров, А. Гыйсмәтуллин, һ.б.