«Йөрәккүл» милли паркы — рус.Зюраткуль — Чиләбе өлкәсенең Саткы районы Саткы шәһәреннән 30 км көньякта, Чиләбе шәһәреннән 200 км көнбатыштарак урнашкан милли парк. 1993 елның 3 ноябрендә оештырылган. Гомуми мәйданы — 88 249 гектар, төньяктан көньякка озынлыгы — 49 км, көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 км.
Башкорт телендәге "йөрәк" һәм "күл" сүзләреннән алынган. Бу җирләрдә олы Табын ыруының Куакан тармагы башкортлары һәм бу ыруның кече ярчыгы булган Саткы башкортлары яшәгән. Рус галиме Петр Симон язмасыннан:
«В углу меж ими находится посредственная гора Сатка-Тау, которая кажется есть отделенная часть большой и пространной вверх по Большой Сатке к югу лежащей горы Юрак-Тау… Юрак-Тау значит сердце-гора, и, кажется, она получила своё название по причине возвысившейся тупой верхушки, которая совсем гола и камениста. На сей горе лежит достопамятное озеро Юрак-Куль, в которое многие впадают ручьи и из которого проистекает Большая Сатка»