Илья Ефим улы Репин (1844, Россия - 1930, Финляндия) - Россия рәссамы, тарихи һәм көнкүреш вакыйгаларына багышланган рәсемнәр, пәртрит остасы. Рәссам сәнгате Император академиясенең академигы.
Мемуарлар, кыска әсәрләр язучы. Рәссам сәнгате академиясендә остаханә җитәкчесе (1894-1907) һәм ректор (1898-1899), укытучы. Аның укучылары арасында мәшһүр рәссамнар: Б. М. Кустодиев, И. Э. Грабарь, И. С. Куликов, Ф. А. Малявин, А. П. Остроумова-Лебедева, В. А. Серов булганнар.
Тәрҗемәи хәле
1844 елда Харковь губернасында дөньяга килә.
1863 елда Санкт-Петербург рәссам сәнгате Академиясенә керә, аның укытучылары - Р.К.Жуковский һәм И.Н.Крамской була.
1890 елларда Витебск губернасында эшли.
1894-1907 елда рәссам сәнгате Академиясендә профессор, остаханә җитәкчесе.
1873 елдан чит илләр буйлап сәяхәт итә. Кайткач рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә керә (передвижниклар).
1930 елда Выборг губернасы, Куоккала шәһәрендә[3] вафат була.
Сайланган рәсемнәр
Әдәбият
- Москвинов В., «Репин в Москве», М., 1955;
Иванов С., Москва в жизни и творчестве И. Е. Репина, М., 1960;
- Грабарь И. Э., Репин, т. 1—2, М., 1963—64 (Жизнь замечательных людей);
- Новое о Репине, Л., 1969;
- Лясковская О. А., И. Е. Репин, 3 изд., М., 1982;
- Пистунова А. М., Богатырь русского искусства, М., 1991;
- Стернин Г. Ю., И. Е. Репин. Альбом, Л., 1985;
- Федоров-Давыдов А. А., И. Е. Репин, 2 изд., М., 1989.
- ↑ Большая российская энциклопедия. Электронная версия — Большая российская энциклопедия, 2016.
- ↑ Репин, Илья Ефимович // Энциклопедический словарь — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1899.
- ↑ Хәзер - Ленинград өлкәсе, Репино бистәсе.