Википедиядә
Халиков фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Илгиз Илдар улы Халиков (рус. Халиков Ильгиз Ильдарович; 27.08.1983, Стәрлебаш, Стәрлебаш районы, БАССР) — тел галиме, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы, 2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры[3][4], филология фәннәре кандидаты (2008).[5]
Биографиясе
Илгиз Халиков 1983 елның 27 августында Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган. «Татар һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган.[3] 2005-2008 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында укый,[5] 2008 елда анда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.[6]
2016 елда «Белем бирүдә менеджмент» белгечлеге буенча Татар бизнеска ярдәм институты дипломын алган.[7]
КФУ студентлар шәһәрчегенең педагог-оештыручысы, административ-торак бүлеге начальнигы, урынбасары һәм директоры, «Ял» балалар һәм яшьләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча шәһәр үзәгенең «Восток» ДОЛ начальнигы, Казан шәһәре Совет районының 15 -нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән.[5]
2018—2019 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы.
2019 елдан 2022 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.
2022—2024 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы.
2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.[8][3]
Бүләк һәм премияләре
Филология фәннәре кандидаты (2008).
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар