Изге Лаврентий култыгы (фр. Golfe du Saint-Laurent; ингл. Gulf of Saint Lawrence) — Атлантик океанындагы култык. Канаданың көнчыгыш ярларын юа. Ньюфаундленд һәм Кейп-Бретон утраулары Изге Лаврентий култыгын океаннан аерып торалар. Гидрологик режим буенча ярым ябык диңгез. Мәйдан 249 мең км². Иң зур тирәнлек 538 м. Су күрәрелеше яриым тәүлекле (2 метргача). Декабрдән майга кадәр боз белән капланган. Бозтаулар йөзеп йөри. Балык тотыла.
Изге Лаврентий култыгы буенда Сет-Иль, Квебек шәһәрләре урнашкан.