Иван Бездомный (Йортсыз) (чын исеме Иван Николаевич Понырев) — Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж.
Тасвирлама
Иван Бездомный — шагыйрь, МАССОЛИТ әгъзасы. Ул Гайсә Мәсих турында дәһри поэма яза. Аның нәфис журнал мөхәрире Берлиоз белән әңгәмәсеннән роман башланып китә. Ә Берлиоз исә Гайсә Мәсих турында дингә каршы поэмага заказ биргән була. Әңгәмә шул поэмада Гайсә образы турында дискуссиядән гыйбарәт : Иван әсәрендә реаль кешене сурәтли, ә Берлиоз әдәби геройның мифик булуын тели.
Бездомный Воланд белән әңгәмәдә исә аны чит ил кешесе, шымчы, акылдан язган профессор дип бәяләп, аңа каршы сөйләшә. Соңрак Берлиоз үлеменең шаһиты була. Шуннан соң һәм Воланд артыннан куганнан соң, ул Стравинский клиникасына килеп эләгә, анда Мастер белән очраша.
Мастер белән күпсанлы сөйләшүләрдән соң ул шигырь баш тартырга карар карар кыла. Эпилогта Иван Николаевич Понырёв — тарих һәм фәлсәфә институты хезмәткәре, профессор.
Прототиплар
Иван Бездомный образы
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр