Екатерина Анкинович (7 декабрь 1911(1911-12-07), Ялчык, Тәтеш өязе, Казан губернасы, СССР — 10 июль 1991, Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР) — галим, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1948), геология-минералогия фәннәре докторы (1964), профессор (1967), КазССР атказанган фән эшлеклесе (1974). Төп фәнни кызыксыну өлкәләре - Таулы Алтайның полиметалл рудалары минералогиясе, Зур Каратауның ванадийле бассейны характерстикаларын билгеләү. 12 яңа минерал төрен (шул исәптә 8 фәнгә билгеле булмаган) ачкан.