Беларус Халык Республикасы белар. Белару́ская Наро́дная Рэспу́бліка • республика(9 март 1918 — 3 декабрь 1918) • сөргендәге хөкүмәт (1918 ел ахырыннан)
Гимн «белар. Ваяцкі марш » (Гаскәри марш )
Башкала
Минск (Вильно )
Зур шәһәрләр
Гродно , Белосток , Брест , Пинск , Мозырь , Гомель , Брянск , Могилёв , Смоленск , Витебск , Полоцк
Тел(ләр)
беларус , поляк , идиш , рус
Рада рәисе
- 1918
Иван Середа
- 1918—1919
Язеп Лёсик
Тарих
- 1917
Үзәк Рада төзелү
- 1917
Бөтенбеларус корылтае
- 1918
Интервенция, Минскины оккупацияләү
- 1918
1нче Устав грамотасын кабул итү. Халык сәркатибәтен (хөкүмәт) төзү
- 1918
Брест солыхы
- 1918
3нче Устав грамотасые кабул итү. БХР бәйсезлеген игълан итү
- 1918
Кызыл гаскәрнең Минскины алуы
- 1918-1919
БХР җитәкчелеге Гроднода
- 1919
БХР хөкүмәте Минскига кайта (Польша кул астында)
- 1919
Кызыл гаскәр Минскины ала. БХР хөкүмәте мөһаҗирлектә
- 1920
Булак-Балахович гаскәре җиңелә
Беларус Халык Республикасы (белар. Белару́ская Наро́дная Рэспу́бліка , БХР) — 1918 елның мартында игълан ителгән дәүләт.
Тарих
БХР халык сәркатибәте (хөкүмәте). Сулдан уңга: утырганнар Александр Бурбис, Иван Середа, Иосиф Воронко, Василий Захарко; басканнар Аркадий Смолич, Пётр Кречевский, Константин Езовитов, Антон Овсяник, Леонард Заяц
БХР әләме Рада бинасында (элекке губернатор йорты)
1917 елның декабрендә Минскида узган Бөтенбеларус корылтаенда халык республикасы булдыру фикере беренче мәртәбә яңгырый. Корылтай Көнбатыш фронтның Халык Комиссарлары Шурасы тарафыннан куып таратыла.
1918 елның февралендә Кызыл гаскәр Минскидан чигенгәч, Бөтенбеларус корылтае Радасының башкарма комитеты үзен Беларусдәге вакытлы хакимият итеп игълан итә (21 февральдә кабул ителгән 1нче Устав грамотасы нигезендә ) һәм Иосиф Воронко җитәкчелегендә Халык сәркатибәте (хөкүмәт ) төзи.
25 мартта кабул ителгән 3нче устав грамотасы нигезендә, Беларус «бәйсез һәм ирекле дәүләт » итеп игълан ителә.
1918 елның 11 октябрендә Беларуснең вакытлы конституциясе кабул ителә.
Алмания , соңыннан Польша оккупациясе һәм 1917 -1922 еллардагы Ватандашлар сугышы шартларында дәүләтнең эшлекле хакимият органнары төзелә алмый. БХР җитәкчелеге мәгариф һәм мәдәният өлкәсен генә кайгырта ала.
1919 -1920 елларда Беларус Халык республикасын Алмания , Латвия , Литва , Эстония , Чехословакия , Болгария , Финляндия , Төркия таный.
Җитәкчелектә Көнбатыш (Алмания , Польша ) тарафдарлары булган Р. Скирмунт, П. Алексюк, И. Середа, П. Кричевский, Я. Лёсик, Көнчыгыш (Россия ) тарафдарлары булган А. Смолич, А. Луцкевич кебек сәясәтчеләр була.
1920 елда Беларусдә Советлар хакимияте урнашкач, Беларус Халык Республикасы җитәкчелеге Вильнага мөһаҗирлеккә китә.
Ватандашлар сугышы тәмамлангач, ССРБ яңа икътисади сәясәткә йөз тоткач, ССРБда милли-мәдәни корылыш башлангач, БХР җитәкчелегендә совет тарафдарлары позициясе көчәя.
1925 елның октябрендә Берлинда узган Бөтенбеларус сәяси конференциясендә Беларус Халык Республикасының бетерелүе турында игълан ителә. А. Смолич, В. Ластовский, А. Цвикевич, Я. Лёсик һ. б. сәясәтчеләр Беларус ССРга кайталар. БХР Радасы президиумы рәисе П. Кричевский һәм аның урынбасары В. Захарко БССРны танымыйлар һәм, БХР дәүләт мөһерен һәм архивын үзләрендә саклаган хәлдә, мөһаҗирлеккә Праһада калалар.
Беларус Халык Республикасы Радасы, Беларус бәйсезлек алып, Александр Лукашенко хакимияткә килгәч, аның сайлануын танымый һәм сөргендәге хөкүмәт булуын дәвам итә.
БХР символлары
Чыганаклар
Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1
Әдәбият
Игнатенко И. М. Октябрьская революция и самоопределение Белоруссии. Минск , 1992.
Платонов Р. П., Сташкевич Н. С. Тернистый путь к свободе. «Неман», 1992, № 10-11.
Сылтамалар
Искәрмәләр