Яшел суган бәлеше |
|
яшелчә белән әзерләнгән ризык
|
авторлык |
---|
Үз исеме |
Яшел суган бәлеше
|
---|
Автор |
халык ашы
|
---|
Компонентлары |
---|
Төп |
- камыр
- яшел суган
- йомырка
- май
- тоз
|
---|
Өстәмә |
- укроп яки башка тәмләткечләр
|
---|
аналоглары |
---|
яшел суган бөккәне
|
Азык кыйммәте |
---|
Калориялеге: |
уртача
|
Яшел суган бәлеше — татар халкында эчлеге өчен яшел суган кулланып әзерләнгән бәлеш.
Камыр әзерләү
Бу бәлешне әче камырдан ясыйлар. (Төче камыр да кулланып була) Камырны башка бәлешләрне ясагандагы кебек икегә бүләләр. Зуррак кисәкне кунада җәйгәннән соң майлаган табага таратып салалар. Шуннан соң табадагы камыр өстенә алдан хәзерләнгән эчлек салына, май сибелә һәм икенче кисәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә каплыйлар.
Бәлешнең эчлеген хәзерләү
Яшел (кыяклы) суган алып, аны тамырларыннан, сары кыяклардан чистартып, яхшылап салкын суда юасың да, иләккә яки тактага таратып салып бераз саркытасың, суы сарыккач, вак кына итеп турыйсың, өстенә тоз сибеп болгатып, тагын юкә иләк өстенә таратып саласың. Шуннан сон каты итеп пешерелгән йомыркаларның кабыгын әрчеп, пычак белән вак кына итеп турыйсың, өстенә бераз тоз һәм мул итеп сары май сибәсең. Шуннан соң туралган мырка белән суганны катнаштырып, әзер камырга салып, бәлеш ясыйсың һәм бәлеш табасында бераз кабартыла, шуннан соң өстен майлап мичкә куеп пешерәсең.
Рецепт
Бер бәлеш өчен: 1 —1,2 килограмм әче камыр, 1,5—2 килограмм яшел суган, 6—8 йомырка, 200—250 грамм май, кирәк кадәр тоз алына,
Чыганаклар
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.