Шәфигуллин – татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Шәфигулла» («Аллаһының яклаучы бәндәсе», «арадашчы») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:
- Айрат Шәфигуллин (15.09.1965), Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014).
- Әхмәдулла Шәфигуллин (1905―1971), физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1948), 1949―1955 елларда КДУ проректоры. ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1954).
- Лотфулла Шәфигуллин (14.05.1955), «Таттелеком» ААҖ директоры, V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
- Ринат Шәфигуллин (30.03.1968), «Татбурнефть» ИК ААҖ (Әлмәт) директоры. V чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
- Фаил Шәфигуллин (1939-1982), татар язучысы.
- Хәбрахман Шәфигуллин (Рахман Шәфигуллин, 1949), «Чаллы-ТВ» телекомпаниясен нигезләүче, «Шәһри Чаллы»ның баш мөхәррире (2010―2014).
- Шәйхулла Шәфигуллин (1853—?), сәүдәгәр, хәйрияче, шәһәр думасы гласные (1906-1917, Иркутск).
- Шәфигуллина