Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Гыйззәтуллин битенә күчегез.
Сергей Тулин, Риф Заһит улы Гыйззәтуллин[2], рус. Тулин (Гизатулин) Сергей (Риф) Загитович (11.09.1957) — Совет Армиясе һәм РФ армиясенең хәрби эшлеклесе. Генерал-майор (2007 елдан запастагы) . РФ Каһарманы (1996). Югославиядә ватандашлар сугышында, беренче һәм икенче чечен сугышында катнашкан. Юридик фәннәр кандидаты (2009).
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 11 сентябрендә БАССР Миякә районы Кече Гәйнә авылында туган. Миякә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын (1974), Казан Суворов хәрби училещесын (1976), Рязань Кызыл Байраклы югары һава-десант командирлары училещесын (1980), М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1990), РФ генштабы хәрби академиясен (2000) тәмамлаган. «Хәрби хезмәтне үтәүдән читләштереп, җинаять җәзасын үтәү: хокукый һәм криминологик аспектлар» (Исполнение уголовного наказания в виде ограничения по военной службе: правовой и криминологический аспекты) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (2009).
Хәрби хезмәт юлы
- 1976 елдан Совет Армиясендә.
- 1980-1987 Карпат буе хәрби округы: взвод командиры, разведка ротасы командиры, батальон штабы башлыгы, десант-һөҗүм батальоны командиры, өлкән лейтенант (Хыров шәһәре).
- 1990-1992 Белоруссия хәрби округы: аерым десант-һөҗүм бригадасы командиры урынбасары, гвардия майоры (Брест).
- 1992-1993 Югославиядә: БМОның 554 нче аерым пехота батальоны штаб башлыгы.
- 1993 76 нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 104 нче гвардия парашют-десант полкы командиры (Псков), гвардия подполковнигы.
- 1994, декабрь — 1995, май 104 нче Псков парашют-десант полкы командиры буларак, Төньяк Кавказда (Грозный, Гудермес шәһәрләре) РФ армиясенең хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. Контузия ала, ике тапкыр яралана. Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен, РФ президенты указы белән «РФ Каһарманы» исеме бирелә.
- 1997-1998 РФ хәрби көчләре генштабының халыкара хәрби хезмәттәшлек идарәсе өлкән офицеры.
- 2000-2001 205 нче аерым мотоукчы бригада командиры, генерал-майор (Будённовск, Ставрополь крае).
- 2001-2002 Төньяк Кавказ хәрби округының 58 нче армия сәргаскәре урынбасары (Владикавказ, Төньяк Осетия).
- 2002-2007 Рязань өлкәсе хәрби комиссары.
- 2007 елдан запаска чыга.
- 2007 елдан «Хәрби-сәнәгат ширкәте» ҖЧҖ (Мәскәү) проектлар департаменты директоры, генераль директорның проектлар белән идарә итү буенча урынбасары.
- 2008-2009 «Арзамас машина төзү заводы» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы.
- Рязань өлкәсе грек-рим көрәше федерациясе президенты.
Кызыклы факт
1992 елда, Югославиягә барганда, халыкара кораллы көчләр штабы таләбе буенча, документларындагы «рус булмаган» фамилияне рус фамилиясенә алыштырырга туры килә[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
- Воздушно-десантные войска в лицах. Под ред. В.А.Шаманова. Москва, 2010.
Сылтамалар
Искәрмәләр