Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Зәйнетдинов битенә күчегез.
Рәшит Зәйнетдинов, Рәшит Сәйфетдин улы Зәйнетдинов (1938 елның 18 июне, БАССР, Кроасноусол районы, Яңа Кыварды – 2015 елның 18 декабре, Уфа) — рәссам, БР халык рәссамы (2008), БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), С. Юлаев премиясе лауреаты (1995). РСФСР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 18 июнендә БАССР Красноусол районы (хәзерге Гафури районы) Яңа Кыварды авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1978, Р. Нурмөхәммәтов сыйныфы).
Иҗаты
Күргәзмәләре
1972 елдан башлап республика, зона, регион, бөтенсоюз күргәзмәләрендә һәм декадаларда катнаша.
Төп хезмәтләре
«Терлекче Ярулла» (1988), «Савымчы Мөнирә» (1988), «Шагыйрь Гали Чокрый» (1992), «Ә-З. Вәлиди, Г. Таган, А. Инан» (1996), «Язучы Әнүр Вахитов» (1997), «Трасса салучылар. 720нче чакрым» (1978), «Әти истәлегенә» триптихы (1985), БДУ филология факультетының интерьеры өчен «Җир җаны» триптихы (1994), Гафури театры интерьеры өчен «Йолдызлык» төркем портреты (2002) һ.б.
Әсәрләре Уфада Нестеров музеенда, Җәлил Киекбаев, Шәһит Ходайбирдин, Әнүр Вахитов музейларында саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр