1992 елдан - Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, Прокуратура Тикшерү идарәсе башлыгы.
1997 елдан 2000 елга кадәр — Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары.
2000 елның 29 июнендә элеккеге прокурор Сәйфихан Нәфиевны Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе вазыйфасына билгеләп куйганнан соң Татарстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнә.
2013 елның 21 сентябрендә «Озак еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу сәбәпле» отставкасы турында игълан итте[3]. Шул ук вакытта Әмировның Р. Р. Сөләймановка «экстремистик эшчәнлекнең ярамавы турында» гы кисәтү чыгаруында турыдан - туры катнашуы сәбәпле, аның белән катлаулы мөнәсәбәтләр килеп чыккан, нәкъ менә шул сәбәпле, пенсия яшенә рәсми төстә җиткәнче сигез ай кала, отставкага чыккан, дигән фикерләр әйтелә[4][5].