Коронавируслар

Коронавируслар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Coronaviridae[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксон Nidovirales[d][1][2][3][…]
Таксонның халык атамасы Infectious Bronchitis Virus & relatives, coronavirus[4] һәм coronavirus[5]
Кайда өйрәнелә наблюдение за сточными водами[d]
ICTV вирус геномы төзелеше одноцепочечные РНК-вирусы с позитивной цепью[d]
 Коронавируслар Викиҗыентыкта

Коронавируслар[6] (лат. Coronaviridae) — 2020 елның гыйнварына үз эченә 40 төрле вирусны алучы гаиләлек, ике асгаиләлеккә берләштерелгән. Вирус кешедән тыш, мәчеләргә, этләргә кошларга, дуңгызларга, куяннарга, мөгезле эре терлеккә дә йогарга мөмкин.

Беренче тапкыр 1965 елда табыла.

2002 елга кадәр коронавируслар кешедә авыр булмаган үткен респиратор инфекция китереп чыгара торган инфекцион агентлар булып саналган.

2002 елның ахырында авыр атипик пневмония китереп чыгаручы SARS-CoV коронавирусы килеп чыкты. Атипик пневмония эпидемиясе 37 илгә таралды, эпидемия дәверендә 8000нән артык очрак теркәлде, 774 очрак үлем белән тәмамланды. 2004 елдан соң SARS-CoV китереп чыгарган атипик пневмония очраклары кабатланмады[7].  

2012 елда дөнья MERS-CoV дип аталган яңа коронавирус белән очрашты. Betacoronavirus гаиләсенә караган бу вирус Якын Көнчыгыш респиратор синдромы дип исемләнгэн авыруның ярсыткычы булып тора. 2012 елдан башлап 2020 елнын 31 гыйнварына кадәр 2519 Якын Көнчыгыш респиратор синдромы очрагы теркәлгән, аларның 866сы үлем белән тәмамланды[8].

2019 елның ахырында Кытай Халык Республикасында коронавируснын кеше очен хәвефле яңа төре хасил булды. Халыкара вируслар таксономиясе комитеты 2020 елның 11 февралендә аны SARS-CoV-2 дип исемләде. Кешедә бу вирус китереп чыгаручы авыруга шул ук көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 («Coronavirus disease 2019») дип исем бирде[9].

Төзелеше

Геном бер чылбырлы (+)РНК белән тасвирлана. Нуклеокапсид аксым мембранасы һәм коронага (таҗга) охшаган энә сыман үсентеләр чыгып торган тышкы катлам белән уратылган.

Таксономия

Коронавируслар гаиләлеге ике асгаиләлектән, 40 төрдән тора[10]:

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 ICTV Master Species List 2013 v2 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2014.
  2. 2,0 2,1 2,2 ICTV Master Species List 2014 v4 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2015.
  3. 3,0 3,1 3,2 ICTV Master Species List 2015 v1 / мөхәррир Международный комитет по таксономии вирусов — 2016.
  4. Merriam-Webster — 1831.
  5. Париж тыйб академиясе — 1820.
  6. Атлас по медицинской микробиологии, вирусологии и иммунологии, под ред. А. А. Воробьева, А. С. Быкова. Учебное пособие для студентов медицинских вузов. М.Медицинское информационное агентство. 2003. 121 с.
  7. https://www.who.int/ith/diseases/sars/en/
  8. https://www.who.int/emergencies/mers-cov/en/
  9. https://www.who.int/emergencies/diseases/novel-coronavirus-2019/events-as-they-happen
  10. Virus Taxonomy: 2018 Release (en) (html) (October 2018). әлеге чыганактан 2020-03-20 архивланды. 24 January 2019 тикшерелгән.

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!