Кирилл Мерецков, Кирилл Афанасий улы Мерецков, рус. Мерецков Кирилл Афанасьевич (1897 елның 7 июне, Рязань губернасы — 1968 елның 30 декабре, Мәскәү) — ССРБ Маршалы (1944), Советлар Берлеге Каһарманы (1940). 1945 елда Җиңү ордены белән бүләкләнгән.
Тәрҗемәи хәле
1897 елның 7 июненда Рязань губернасы (хәзерге Мәскәү өлкәсе Зарайск районы) Назарьево авылында крестьян гаиләсендә туган. 15 яшеннән Мәскәү завод-фабрикаларында слесарь булып эшли башлый. 1917 елның маенда РСДРП фиркасенә алына.
Октябрь инкыйлабыннан соң Владимир губернасы Судогда өязе Кызыл гвардия башлыгы сыйфатында Муромдагы акгвардиячеләр фетнәсен бастыруда катнаша.
1918 елның җәендә Көнчыгыш фронтта яралана. Яңадан сафка баскач, яңарак ачылган Кызыл Армия генераль штабы академиясенә укырга җибәрелә.
Сугышка кадәр төрле хәрби округларның штаб башлыгы һәм сәргаскәре булып хезмәт итә. Испаниядә ватандашлар сугышында катнаша, Испания республикачылары генераль штабы башлыгының һәм Мадридны саклау хунтасы башлыгының киңәшчесе булып тора.
Совет-фин сугышында 7нче армия белән җитәкчелек итә, Маннерһейм сызыгын җимерүдә һәм Выборгны яулап алуда катнаша.
Бөек Ватан сугышын ССРБ саклану халык комиссарының урынбасары дәрәҗәсендә каршылый. 1941 елның 23 июнендә кулга алына. И. Сталин әмере буенча сентябрьдә азат ителә, югары хәрби дәрәҗәләр били: Волхов һәм Карелия фронтлары белән җитәкчелек итә. Аның кул астындагы гаскәрләр 1941 елның 9 декабрендә фашистларны Тихвин шәһәреннән бәреп чыгара — бу басып алучыларның ССРБ җирендә беренче зур җиңелүе була.
Алга таба Ленинград камалышын җимерүдә, Новгородны азат итүдә, көньяк Карелияне, ССРБның поляр сызыгы арты өлкәләрен һәм Норвегиянең төньягын илбасарардан азат итүдә керткән өлеше зур.
1944 елда ССРБ Маршалы хәрби дәрәҗәсе бирелә.
1945 елның августында ул җитәкләгән 1нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре японнарның Квантун армиясенә җимергеч һөҗүм ясый, Төньяк Кореяның һәм Төньяк-Көнчыгыш Кытайның күп районнарын япон илбасарларыннан азат итә.
Сугыштан соң Диңгез буе, Мәскәү, Төньяк хәрби округлары гаскәрләре белән җитәкчелек итә, «Выстрел» курслары башлыгы була. ССРБ саклану министрының югары хәрби уку йортлары буенча урынбасары булып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Берлеге Каһарманы
- Җиңү ордены (№ 18, 1945 елның 9 мае)
- Җиде Ленин ордены (1937, 1940, 1944, 1945, 1947, 1957, 1967)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1968)
- Дүрт Кызыл Байрак ордены (1928, 1938, 1944, 1947)
- Ике 1нче дәрәҗә Суворов ордены (1943, 1944)
- 1нче дәрәҗә Кутузов ордены (1944)
Хәтер
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах .Том 20 (Ме-Мо). М.: НИ БРЭ, 2012. ISBN 978-5-85270-354-5
Әдәбият
- К.А. Мерецков. На службе народу. М., 1968.
- А.С. Абрамов. У Кремлевской стены. М.: Политиздат, 1984.
Сылтамалар
Искәрмәләр