Кече Дәрвишләр |
|
Дәүләт |
Россия |
Административ-территориаль берәмлек |
Совет районы |
Халык саны |
Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
|
Кече Дәрвишләр (рус. Малые Дербышки) — Казанның Совет районына карый торган авыл.
Географиясе
Кече Дәрвишләр бистәсе Ноксы елгасы Казансуга кушылган урынга якын җирдә урнашкан. Төньяк, көнбатыш һәм көньяктарак бакчачылыклар, төньяк — көнбатышта Дәрвишләр урманы урнашкан.
Тарихы
1644 елда Казан Богородица хатын-кызлар монастыренең Дербышкина авылы буларак телгә алына.[5] 1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның яшәвен күрсәтә.[6]
XX гасыр башында авыл Каймар волостеның Борисоглебское авылы мәхәлләсенә карый. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл халкы умартачылык, он тарту белән дә шөгыльләнә, авылдан читтә дә эшли.[7]
Гражданнар сугышы вакытында авыл ике тапкыр кулдан кулга күчә: 1918 елның 8 августына Кече Дәрвишләр халык армиясе КомУча тарафыннан алына. Шул ук елның сентябренә ул яңадан кызыллар кулына күчә.[8]
XIX гасыр уртасыннан алып 1924 елга кадәр Кече Дәрвишләр авылы Казан губернасы Казан өязенең Собакин (Калинин) волостена керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Район бүленеше кертелгәннән соң Воскресенский (Казан, 1927-1938), Юдино (1938-1950), Биектау (1950-1963, 1965-1998) һәм Яшел Үзән (1963-1965) районнары составында була. 1998 елда Казанның Совет районына кушыла.[9]
Халык саны
2000 елга авылда 453 кеше яшәгән.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
---|
| |
|
|
|