Казанның икенче ирләр гимназиясе (рус.Вторая Казанская мужская гимназия) — Казанда1853 елныңавгустында нигезләнгән уку йорты. Казанның үзәгендә, Болакның сул ярында, Сул як Болак белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан. Хәзер бинада КазанныңВахитов районы Балалар иҗаты үзәге (элекке Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты) эшли[1] .
Тарих
1835 елныңавгустында, Россия империясендә мәгариф реформалары башлану нәтиҗәсендә, Казанда ир балалар өчен икенче гимназия ачыла. Ачылу тантанасында Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевский (1792-1856) катнаша. Гимназиянең беренче директоры итеп фортификация һәм артиллерия белгече, 1835 елдаөяз училищесынә әйләнгән Казан халык училищесы директоры Михаил Львов (?-1844) билгеләнә. Беренче ирләр гимназиясеннән аермалы буларак, укучы балалар гимназиядә торып укымый, ә өйләреннән йөреп укый торган була. Укучыларга маскарад, клуб, трактир, кофейня, бильярд уйный торган бина ише урыннарга йөрү катгый тыела. Театрга бәйрәм көнне инспектор озатуында гына бару рөхсәт ителгән. Гимназиядә кырыс тәртип урнаштырылу сәбәпле, ун ел эчендә (1875-1885) 693 укучы баланың 508е гимназиядән куылган.
1860 елда гимназиядә җир үлчәүче-таксатор сыйныфлары ачыла. 1863 елдан теләүчеләр өчен физика һәм математикадан ачык лекцияләр курсы укыла башлагач, гимназия «халык университеты»на әйләнә.
1915 елда гимназия башка урынга күчерелә, бинасында Солдат йорты ачыла. Анда 1917 елныңноябрь-декабрендә солдат шуралары депутатларының II округ корылтае уза. Корылтай эшендә 138нче запастагы җәяүле гаскәр полкының командиры В.И. Чапаев (1887-1919) та катнаша.
Бераз вакыт бинада Үзәк эшче клубы эшләп ала, ә совет елларында бинада Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәп урнаша. Бу мәктәптә ир балалар белән кыз балалар бергә укый. Гимназиядә эшләгән соңгы директорларың берсе А.С. Мильград (?-1973) җитәкчелегендә мәктәптә музей ачыла.