Декларация
Декларация -
- салым декларациясе - салым түләүче затларның үз керемнәренең, мөлкәтләренең күләме турында белдерүе;
- таможня декларациясе - төрле кыйммәтле әйберләрне (акча, затлы мәгъдәннәр һ.б.) яки товарларның чик аша алып чыкканда һәрнәрсәнең исемен, санын, бәясен, төргәк рәвешен күрсәтеп таможняга бирелә торган гариза;
- почта декларациясе - чит илләргә җибәрелә торган акча яки бүтән кыйммәтле әйбер салынган пакетларга куелган һәм аның эчендә әйберләр турында мәгълүмат язылган почта документы.
|
|