Гаҗман Әмирлеге (гарәп. إمارة عجمان имарә ‘әҗман) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң кечкенә әмирлеге.
Мәркәзе — Гаҗман шәһәре. Мәйданы 259 км² (дәүләтнең 0,3 %), халык исәбе 372 923 кеше (2008) тәшкил итә.
Әмирлек башлыгы — шәех Хөмәйд IV бине Рашид ән-Нөгайми.
Халыкның күпчелеге әмирлекнең мәркәзендә яшиләр. Гаҗман эченә шулай ук ике анклав керә: Мәсфут (көньяк-көнчыгыштарак 110 км) һәм Мәнамә (көнчыгыштарак 60 км). Кораб төзү, энҗе табу, хөрмәчелек. Университет, медицина институты. Туризм.
Якынча 1820 елда Гаҗман әл-Касыйми шәехләрдән азат булды. 1892–1971 елларда Гаҗман Килешү Гоман эчендә булган. 1971 елның 2 декабреннән БГӘ эчендә.
- ↑ https://www.globalmediainsight.com/blog/uae-population-statistics/
- ↑ United Arab Emirates Population Statistics (2021)