Ислам теологиясе, яки гарәп теленнән алынмасы Гакыйдә (гар. عقيدة) — Ислам ышануларын билгеләүче Ислам гыйлемнәренең бер өлеше, Исламның тәгълиматы өйрәткәненчә иманга юл күрсәтә.
Сөнничелек
Сөнниләрнең гакыйдәсе иманның алты шартына нигезләнгән. Гакыйдәдә сөнниләрнең төп мәзһәбләре – Әбүл-Хәсән әл-Әшгари һәм Әбу Мансур әл-Матуриди имамнар исемнәре белән аталган Әшгарилек һәм Матуридилык дип санала. Шулай ук сәләфичелек гакыйдәсе таралган.
Сөнниләрнең төп ышанулары чагылган китап булып хәнәфи мәзһәбе галиме Әбу Җәгъфәр әт-Тахавинең (һ. 239-һ. 321) «Бәян әс-Сүннә уәл Җәмәга» («Гакыйдә Тахавия» исеме астында билгеле) китабы санала.
Гакыйдәнең бер мисалы
«Әмәнтү би-л-Ләхи вә мәләикәти-һи вә-кутуби-һи вә-русулиһи вә-л-йәүми-л-ахири вә-би-л-кадари хәйриһи вә-шәрриһи мин Аллаһи тәгалә вә-л-бә`су бә`да-л-мәүти хаккун әшхәдү ән(л) ләә иләһә иллә-л-Лаһу вә-әшһәдү әннә Мүхаммәдән габдү-һү вә-расулү-һү»
Тәрҗемәсе:
- Иман китердем Аллаһка, аның Фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның Пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, язмышның Аллаһ тәгаләдән икәнлегенә, яхшылыкның да яманлыкның да Аллаһтан килүенә, үлемнән соң кабат терелүнең дөреслегенә. Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд Аның рәсүле һәм колы икәнлегенә шәһадәтлек бирәм.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай да карагыз