Гайнан Хәйри (Гайнан Бәдретдин улы Хәйретдинев, 15 июнь 1903(1903-06-15)[1], Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Иске Күл, Нуриман районы[1] — 16 октябрь 1938(1938-10-16) (35 яшь), Уфа, РСФСР, БАССР, СССР[1]) — язучы, журналист, «Сәсән» һәм «Трактор» журналларының баш мөхәррире (1928—1933).
Беренче башкорт романы авторы («Борылыш», 1967 елда дөнья күрә).
Биграфия
Тимергайнан Бәдретдин улы Хәйретдинов тумышы белән хәзерге Нуриман районының Иске Күл авылыннан. Педагогик белемле элекке комсомол хезмәткәре 1926 елда «Яңа авыл» (Кызыл таң) гәзитенә эшкә урнаша. Бер елдан аны «Башкортстан яшьләре» гәзитенең җаваплы мөхәррире итеп тәгаенлиләр. Бер үк вакытта Уфа педагогия институтында укый. Пролетар язучыларның Башкортстан ассоциациясен оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе була. «Уралда», «Адашканнар», «Бухгалтер», «Күчмә мәхәббәт» поэмаларын яза. Гайнан Хәйри башкорт әдәбиятында беренче роман — «Борылыш»ны иҗат итә. 1929 елда ук китап нәшриятына тапшырылган бу роман бары тик 1969 елда гына тәү тапкыр басылып чыга. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, гомеренең соңгы елларында фәкать иҗат белән генә шөгыльләнгән Гайнан Хәйри нибары 35 яшендә 1938 елның 16 декабрендә вафат була.[2]
Искәрмәләр
- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ "Кызыл таң"ның кырык шагыйре