Габдулла Вафин

Габдулла Вафин
Тугач бирелгән исеме: Габдулла Мәхмүт улы Вафин
Туу датасы: 10 ноябрь 1967(1967-11-10) (57 яшь)
Туу урыны: Мәтәүбаш, Бәләбәй районы, Башкортстан АССР, РСФСР, СССР
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя, повесть

Габдулла Мәхмүт улы Вафинтатар язучысы, публицист.

Тәрҗемәи хәле

Ул 1967 елның 10 ноябрендә Башкортстан АССРның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. 1985 елда Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлый, аннан соң Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Икенче курсны тәмамлагач, 1987-1989 елларда ул Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үти. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм татар яшьләренең «Өмет» газетасында хәбәрче булып эшли башлый. 1996 елда Башкортстанда татар телендә беренче журнал оешкач, ул анда социаль проблемалар һәм яшьләр бүлеген җитәкли. 1999 елдан туган авылына кайтып эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Беренче хикәяләрен Габдулла Вафин студент елларында ук яза. Алар Башкортстанның «Кызыл таң» газетасында һәм башка басмаларда чыга. Язучы, күбесенчә, сатирик һәм юмористик хикәяләр яза, аның мистик һәм сәяси хикәяләре, повестьлары да бар. 2007 елда Уфада аның «Алдау көне галәмәте» исемле китабы басылып чыга. Ул республикада узган хикәя бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулый.

2012 елда «Тулпар» журналында СССР хәрби көчләрендәге уставсыз мөнәсәбәтләргә багышланган «Мәетләр тирләми» повесте басылып чыга. Ул 2014 елның ахырында «Китап» нәшриятында чыккан икенче китабына — «Солдат маҗаралары»на кергән.[1]

2022 елга кадәр Бәләбәй хәбәрләрен чыгаручы-редактор.[2] Хәзерге вакытта гаиләсе белән Татарстанда яши.

Иҗаты

Габдулла Вафинның милли, дини, социаль һәм башка проблемалар күтәргән язмалары Башкортстан матбугатында даими басылып килә. Автор күп тапкырлар «Өмет» газетасы һәм «Тулпар» журналының лауреаты була. Дистәдән артык хикәяләре, өч повесте, Башкортстан китап нәшриятында чыккан ике китабы бар[3]

Гаиләсе

Хатыны Люция (Югары Тәтешледән), балалары: кызы Чулпан (2011), улы Ильяс (2015)[3]

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Искәрмәләр

Strategi Solo vs Squad di Free Fire: Cara Menang Mudah!