1996 елның 9 ноябрендә Аун Сан Су Чжи башка «Демократия өчен милли лига» фиркасе белән барган автоколонна 200-гә якын кораллы кешеләр белән һөҗүм ителә. Фирка полициягә гариза яза, әммә полиция эзләнүләре бер нәрсәгә дә китерми[26].
1988-2010 еллар арасында төрле гаепләүләр белән 15 еллап йорт тоткынлыганда тотылган, аңа бу вакытта фирка яклылар һәм чит ил кешеләре белән кавышу ярамый[27]. 1994 елның 26 сентябрендә ул хәрби хунтаның рәисе генерал Тан Шве белән очраша[28].
2002 елның 6 маенда БМО хәрби хунта белән сөйләшүләр алып барганнан соң, Мьянма хөкүмәте Аун Сан Су Чжины иреккә чыгара[29]. 2003 елның 30 маенда Депайин каласыннан ерак түгел урында Аун Сан Су Чжи барган автоколоннага янә кораллы һөҗүм ясала, күп кенә кешеләр үтерелә һәм яралана[30]. Аун Сан Су Чжины машина йөртүчесе коткара, ләкин озакламый хөкүмәт аны Ягондагы төрмәгә яба, соңрак йорт тоткынлыгында тотыла[31].
2009 елда БМОның Генераль секретаре Пан Ги Мун Мьянмага аның хөкүмәтеннән демократик реформалар башлануын һәм оппозиционерларны азат итүне ирешер өчен бара. Мьянмадан китер алдыннан Пан Ги Мун генерал Тан Швега Аун Сан Су Чжи белән очрашырга рөхсәт бирмәвенә ризасызлык белдерә[32].
2010 елның 13 ноябрендә Аун Сан Су Чжины йорт тоткынлыгыннан азат ителә[33]. Пан Ги Мун илнең хөкүметен демократик юлда булуын дәвам итәргә кирәклеген белдерә һәм Аун Сан Су Чжи белән очрашкан чакта аны «бөтендөнья өчен өмет символы» дип атый[34].
2007 елда Канада парламенты карарында Аун Сан Су Чжига Канаданың хөрмәтле гражданлыгы бирелә. 2008 елда АКШның югары бүләге — АКШ Конгрессы алтын медале белән бүләкләнә. Аун Сан Су Чжи шулай ук Франциянең югары бүләге — Мактаулы легион Ордены белән бүләкләнә[41].
2011 елда режиссер Люк Бессонның «Леди» исемле биографик фильмы чыга. Фильмның сценариен Ребекка Фрейн яза, төп рольдә — Аун Сан Су Чжи ролен Мишель Йео башкара[42].
Аун Сан Су Чжи — Социнтернның махсус хөрмәтле вице-президенты.
Искәрмәләр
↑Bibliothèque nationale de Francedata.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.