Америка Кушма Штатлары президенты (ингл.President of the United States) — АКШ башлыгы, илнең иң югары сәясәт хезмәткәре, АКШ Армиясе һәм Флоты җитәкчесе. АКШ Конгрессы кабул иткән кануннарга вето хокукына ия. Вазифа 1787 елда кабул ителгән АКШ Конституциясе белән кертелә.